Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте 25 еллыгын билгеләп үтте

Аерым алганда, Чабаксарның «Болгар» мәчетендә «Ислам һәм халыкка хезмәт итүгә — 25 ел» дигән юбилей фәнни-гамәли конференция узды.
(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ"). Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 25 ел тулу уңаеннан республикада төрле чаралар узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Аерым алганда, Чабаксарның «Болгар» мәчетендә «Ислам һәм халыкка хезмәт итүгә — 25 ел» дигән юбилей фәнни-гамәли конференция узды. Аның эшендә төбәкнең дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, шәһәр җитәкчелеге, Чувашия Республикасы Дәүләт Советы һәм Иҗтимагый палатасы вәкилләре, Чабаксар — Чуаш епархиясе, татарларның милли-мәдәни автономиясе, Дагыстан һәм Пензаның төбәк мөфтиләре, Чувашия имамнары һәм мәхәлләләр рәисләре катнашты.