Россиядә ислам теологиясе буенча беренче докторлык диссертациясе якланды

Докторлык дәрәҗәсен алырга теләүче сыйфатында РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов чыгыш ясады.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербург дәүләт университетында ислам дине буенча теология докторы гыйльми дәрәҗәсен алу өчен Россиядә беренче докторлык диссертациясе якланды. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Докторлык дәрәҗәсен алырга теләүче сыйфатында РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов чыгыш ясады.

«Биредә заман таләпләренә җавап, җәмгыятьне радикаллаштыруга реакция булган, заманча гуманитар фәннәр, шул исәптән Шәрыкне өйрәнүдәге казанышларны тирәнтен үзләштерүгә нигезләнгән яңа мөселман дини тәгълиматын формалаштыру хакында сүз бара», - диде докторлык диссертациясе яклауда диссертация советы башлыгы, Санкт-Петербург дәүләт университетының Көнчыгыш факультеты деканы, Эрмитаж директоры Михаил Пиотровский.

Диссертация «XX йөз ахыры – XXI йөз башында ислам яңарыш хәрәкәте: идеяләр һәм перспективалар» дигән темага якланды.