“Сөләйман” мәчете каршындагы укыту-тернәкләндерү үзәгенә компьютерлар тапшырыла

Бүләкне “Санта Бремор” компаниясе һәм “Бәхетле” кибетләр челтәре ясый
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 23 октябрь көнне башкаланың “Полимер” мәдәният йортында, “Сөләйман” мәчете каршында эшләп килүче күрүдән мәхрүм булган һәм начар күрүче мөселманнарның укыту-тернәкләндерү үзәгенә оргтехника тапшыру була. “Сөләйман” мәчетеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге тантанада ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре идарәсе рәисе Ренат Вәлиуллин, шулай ук Казан хакимиятеннән, “Санта-Бремор” компаниясеннән, “Бәхетле” супермаркетыннан вәкилләр катнашыр дип көтелә.
Мәгълүм булганча, Рамазан аенда башкаланың “Бәхетле” супермаркетларында, “Бәхетле” кибетләр челтәре һәм Россиядә балык ризыклары җитештерүче һәм сатучы иң эре оешмаларның берсе — “Санта Бремор” компаниясе тарафыннан, “Изгелек җирдә ятмый” дигән хәйрия акциясе узды. “Сезнең ярдәм аша аларга дөньяны танырга булышлык итәр” дигән шигарь астында узган әлеге чараның төп максаты — казанлыларны начар күрүчеләргә һәм күрү бәхетеннән мәхрүм булганнарга ярдәм кулы сузарга чакыру, физик яктан мөмкинлекләре чикле булганнарны игътибардан читтә калдырмаска өндәү иде.
“Сөләйман” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов әйтүенчә, акция кысаларында тупланган акчага компьютерлар, мониторлар, сканерлар, эш өстәлләре, ягъни шундый кирәк-яраклар тупланган барлыгы 6 комплект сатып алынган.
“Әлеге бүләкне тапшыру тантаналы бер чара булачак. Анда күрүдән мәхрүм калган динкардәшләребез дә чакырыла”, - ди Илдар хәзрәт.
Бу көнне шулай ук Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев һәм аның шәкертләре дини җырлар, мөнәҗәтләр башкарачак. Чараның соңында исә аш табыны оештырыла.