Күрүдән мәхрүм калган ике динкардәшебез хаҗга җыена

Аларны күрмәүчеләрнең укыту-тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре озатып барачак
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Күрүдән мәхрүм булган ике динкардәшебез — Илгизәр Хәмидуллин белән Венера Хәлиуллина быел хаҗ сәфәренә җыена. Алар икесе дә — башкаланың “Сөләйман” мәчете каршында эшләп килүче укыту-тернәкләндерү үзәгенә йөрүчеләр.
“Сөләйман” мәчетеннән алынган мәгълүматларга караганда, изге сәфәргә барырга Венера Хәлиуллинага Казан мэриясе ярдәм күрсәтә һәм аны күрмәүчеләрнең укыту-тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Мәликә Гыйльметдинова озатып барачак.
Илгизәр Хәмидуллинга исә хаҗга барырга хәйриячеләр ярдәм итә һәм аны “Сөләйман” мәчете хезмәткәре Илһам Исмәгыйлев озатып барачак.