Казанда «I'MAN» ир-атлар проекты үзенең өченче сезонын башлый

Ел дәвамында «I’MAN» проекты кысаларында ир-атлар өчен атна саен очрашулар, спорт күнекмәләрен ныгыту буенча дәресләр һәм лекцияләр уздырылачак.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). 16 сентябрьдә Казанда ир-атлар өчен «I’MAN» проектының яңа сезоны башлана. Өченче сезонның беренче очрашуы Казанның Галиев мәчетендә узачак.

Күпсанлы сораулар буенча беренче дәресне Нәзарәтнең дәгъват мәсьәләләре бүлеге баш белгече, Казанның «Сәлах» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев «Мөэминнәрнең сыйфатлары» темасына багышлаячак, дип яза ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Алга таба очрашуда катнашучыларны иман, әдәп-әхлак, Исламда кардәшлек һ.б. мәсьәләләренә багышланган дәресләр көтә. Тулырак мәгълүматны Инстаграмда @muslimmol аккаунтыннан алырга мөмкин. 

Ел дәвамында «I’MAN» проекты кысаларында ир-атлар өчен атна саен очрашулар, спорт күнекмәләрен ныгыту буенча дәресләр һәм лекцияләр уздырылачак. Очрашулар Казанның Галиев мәчетендә узачак.

Күренекле хәзрәтләр проектта катнашучыларга көндәлек тормышны җайга салучы шәригать нормалары, Мөхәммәд пәйгамбәр сөннәте турындагы белемнәрне арттыру, чын мөселманга хас әхлакый сыйфатларны үстерү, шулай ук рухи авырулардан котылу ысуллары турында сөйләячәк.