Татарстанда гошер сәдакасын күпләп тапшырган районнар билгеле

Гошер сәдакасын тапшыру өчен, якындагы мәчеткә яисә «Зәкят» хәйрия фондына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда Балтач, Балык Бистәсе, Кукмара һәм Чистай районнары гошер сәдакасын тапшыру буенча активлык күрсәткән. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Быел кайсы районнар аерылып торыр, белмим. Әмма, асылда, шул ук районнар булыр дип уйлыйм. Быел да күп районнарыбыз бу изге эштә җиң сызганып катнаша башлады», — диде ул. Аксубай районы мөхтәсибе, район җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров бүгенге көннән башлап шушы мәгълүматны ишеткән кеше, үз янында булган мәчеткә һәм турыдан-туры «Зәкят» фондына мөрәҗәгать итеп булуын әйтте.

«Казан халкы исә гошер сәдакасын мәчеткә, «Зәкят» хәйрия фондына тапшыра ала. «Зәкят» фонды телефоны: 225 — 33 — 22. Имамнар сәдаканы тиешенчә, кагыйдәсенә туры китереп алып һәм дөрес итеп кирәкле кешеләргә җиткерергә тиеш була. Халык гошер сәдакасын ышанып, курыкмыйча китерә ала.

Равил хәзрәт гошер сәдакасы мәчетнең махсус корылмасында сакланганын әйтте. «Без, имамнар, халык алып килгән гошер сәдакасын кабул итәбез. Тупланып беткәч, транспорт белән кирәкле җирләргә озатып җибәрәрбез, урнаштырабыз. Шулай ук үзебезнең тирәлектә булган мохтаҗ кешеләргә дә ярдәм итәбез», — диде ул.

  • Гошер — сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.

«Уңышның күләме гаиләбезгә җитәрлек булса, без өлешебезне чыгара алабыз. Әгәр дә үзеңә дә җитмәсә, тапшыру мәҗбүри түгел, Аллаһы Тәгалә алдында бурычлы булмыйсың. Сәдаканы тапшырган кешенең исә өстеннән төшә. Гошер — фарыз сәдакә», — дип аңлатып узды Равил хәзрәт Зөфәров.