Самара шәһәрендә яшәүчеләрне дини укуларга чакыралар

Мехзавод бистәсе гыйбадәтханәсендә Рабига Галиеваның беренче дәресе 5 октябрьдә була.

(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ"). 5 октябрьдә Самара шәһәрендә Рабига абыстай дәресләре башлана. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

Остаз Рабига Галиева Мехзавод бистәсе гыйбадәтханәсендә белем бирәчәк. Теләге булган һәркемне 7 квартал, 1 адресы буенча чакыралар.