Саратовта Якшәмбе мәктәбе укучылар җыю турында игълан итте

Дәресләрдә яшь мөселманнар Ислам нигезләрен һәм пәйгамбәрләр тарихын өйрәнә, мөселман этикасы белән танышачак.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Саратовта Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбе 2020-2021 уку елына балалар җыю турында игълан итә. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якшәмбе мәктәбенә 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар, шулай ук мәктәп яшендәге 14 яшькәчә балалар өчен төркемнәр эшли.

Дәресләрдә яшь мөселманнар Ислам нигезләрен һәм пәйгамбәрләр тарихын өйрәнә, мөселман этикасы белән таныша, Изге Коръәнне оригиналда укырга өйрәнә. Дәресләр әңгәмә һәм танып белү уеннары рәвешендә уза.

Моннан тыш, укучылар иҗади остаханәгә йөри ала. Алар өчен даими рәвештә тематик бәйрәмнәр, викториналар һәм конкурслар үткәрәләр.

Якшәмбе мәктәбенә 2020 елның 20 сентябренә кадәр язылырга мөмкин. Аннары балаларның исемлеге төзеләчәк, укыту формасы һәм шартлары турында игълан ителәчәк.