Ислам мәдәнияте музеенда Коръән китабының тәүге варианты күчермәсе тапшырылды

Ул куфи стилендә язылган

(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музеенда тагын бер үзенчәлекле экспонат барлыкка килде: Истанбулның ТопКапы музее җыелмасының Госман Коръәне кулъязмасының күчермәсен тапшырды. Әлеге Коръән китабы куфи стилендә язылган, шунлыктан, заманча гарәп графикасына әйләндерелеп бастырылган китап та музейда урын алды.

“Казан Кремле” музей-тыюлыгына Изге китапны “Ислам хезмәттәшлеге” оешмасы каршындагы ислам мәдәнияте, сәнгате һәм тарихын өйрәнү халыкара үзәге генераль директоры Хәлит Эрен тапшырды. “Ислам мәдәнияте музее белән без инде берничә ел хезмәттәшлек итәбез. Бүген тапшырыла торган Коръән Мөхәммәд г.с.гә ничек иңдерелгән булса − шулай язылган. Госман хәлиф (644-656 нчы еллар) идарә иткән чорда исә Коръәннең барлык өлешләре дә тупланып, берничә күчермәсе ясалган”, - диде Хәлит Эрен Коръәннең үзенчәлегенә басым ясап.

ТопКапы музеенда исә әлеге Коръән тулысынча диярлек саклана (аның бары 2 бите генә юк). 2007 нче елда “Ислам хезмәттәшлеге” оешмасы каршындагы Ислам дине мәдәниятен, сәнгатен һәм тарихын өйрәнү халыкара үзәге бу кулъязманың күчермәсен эшли.

Изге китапның күчермәсен тапшыру тантанасында “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева да катнашты. “Бүген безнең өчен бик тантаналы көн. “Ислам хезмәттәшлеге” оешмасы каршындагы ислам мәдәниятен, сәнгатен һәм тарихын өйрәнү халыкара үзәге белән без озак еллар эшләү дәверендә күп эшләр башкардык. Казанның меңьеллыгы уңаеннан да, башка проектлар, күргәзмәләр дә оештырдык. Ислам динен, тарихын, мәдәниятен өйрәнүдә дә әлеге оешма ярдәмендә башкарыла”, - диде Зилә Вәлиева. Чыгышында ул “Ислам хезмәттәшлеге” оешмасы каршындагы ислам дине мәдәнияте, сәнгате һәм тарихын өйрәнү халыкара үзәге генераль директорына рәхмәтләрен җиткерде. Ул шулай ук Коръәннең “Казан Кремле” музей-тыюлыгы өчен бик зур бүләк булуын, бөтен дөньяга танылган Изке китапның күчермәсе Ислам мәдәнияте музеенда барлыкка килүне зур дәрәҗә икәнен атап үтте.

Коръәнне музейга тапшыру тантанасында ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, дин әһелләре һ.б. катнашты.

Ислам мәдәнияте музеена әлеге Коръән күчермәсен тапшыруны Берләшкән Гарәп Әмирлекләре финанслаганлыгы билгеле булды.