Саба халкы 45 нче мәчетнең ачылу тантанасына шаһит булды

67 торак пункттан торган районда 45 нче мәчет ачылды, берничә көннән тагын ике сәҗдә йорты сафка басачак

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Саба муниципаль районында тагын бер мәчет сафка басты, дип хәбәр итә “Саба таңнары” хәбәрчеләре. 67 торак пункттан торган районда бусы - 45 нчесе, берничә көннән исә тагын ике сәҗдә йорты сафка басачак.
Яңа төзеп тапшырылган мәчет Мичәнбәш авылында. Тагын икесе Оет һәм Мамалай авылы халкын сөендерәчәк. Моңа чаклы Мичәнбәш халкына авыл медпунктының үзгәртеп ясалган бинасында гыйбадәт кылырга туры килә. Шушы авылда туып-үсеп, хәзерге вакытта Шәмәрдәндә яшәүче Илсур Сафиуллин (төп иганәче) быел шул ук урында агачтан чын мәгънәсендә Аллаһ йорты төзеп, авылдашларына бүләк итте. Мәчетне ачу тантанасына кунаклар күпләп килгән иде. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең беренче урынбасары Илдүс хәзрәт Фәиз, муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе, райондагы дин эшләре кураторы Расих Сабиров, район мөхтәсибәте вәкиле Илдар Яхъя, якын-тирә авыллардан имам-хатыйблар. Беренче азанны Шәмәрдәннең 2 нче мәхәлләсе имам-хатыйбы Раиф хаҗи Закирҗанов әйтте.