news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районында Әтрәч укуларыннан соң, Изгеләр чишмәсе янәшәсендә чәй эчтеләр

Әтрәч укуларында тарихны һәм мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау хакында чыгышлар ясадылар.

Тәтеш районында Әтрәч укуларыннан соң, Изгеләр чишмәсе янәшәсендә чәй эчтеләр
http://dumrt.ru

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Тәтеш районының һәм республиканың дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» район иҗтимагый оешмасы вәкилләре, авыл халкы Әтрәч укуыларында катнашты. Әтрәч укулары намаз уку һәм Изгеләр чишмәсе янәшәсендә чәй эчү белән төгәлләнде.

Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Әтрәч укуларын Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов ачып җибәрде, үз вәгазендә ул кешелекнең төп кыйммәтләрен саклау кирәклеге турында искә төшерде.

Алга таба Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов чыгыш ясап, әлеге тарихи җирлекне саклауның мөһимлеге турында әйтеп узды. Ул чараны оештыручыларга — төбәк тарихын өйрәнүче һәм «Шонгат» фонды җитәкчесе Мөнир Вәлиевка, «Нур» агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиевка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Әтрәч укуларында катнашучылар халкыбызның тарихын һәм мәдәниятен, гореф-гадәтләрне саклау хакында чыгышлар ясады.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашучыларга татар халкының рухи-әхлакый мирасыннан нәсыйхәтләр китереп узды, районда яшәүчеләрнең тарихка сакчыл мөнәсәбәттә булулары өчен рәхмәтен белдерде, аннары районның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Римма Сафиулловага Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның рәхмәт хатын тапшырды.

Алга таба Әтрәч тарихы турында китап бастырган һәм шушы төбәк тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертүче Мөнир Вәлиев чыгыш ясады: «Әгәр без бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләребезне сакламасак, хәлебез аяныч булыр иде. Безнең бурычыбыз — киләчәк буынга тарихыбызны һәм традицияләрне җиткерү», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100