news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза Диния нәзарәтендә мәчетләр җитмәү турында фикер алыштылар

Биредәге мөселман оешмасы әгъзалары мәчет төзү үтенече белән җитәкчелеккә берничә мәртәбә мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Советы Президиумы җыелышында Пензада мәчетләр җитмәү мәсьәләсе турында фикер алыштылар.

Россия мөфтиләр шурасы хәбәр иткәнчә, биредәге мөселман оешмасы әгъзалары мәчет төзү үтенече белән җитәкчелеккә берничә мәртәбә мөрәҗәгать иткән. Күп кешене сыйдыра торган мәчет булмау бүгенге көндә актуаль мәсьәлә булып тора.

Пензаның «Ахун Патеев» оешмасында узган утырышта Пенза өлкәсе мөфтие Ислам Дашкин, Х. Д. Тенишева исемендәге мәдәни-мәгариф үзәге генераль директоры Рәшит Куряев, Пенза шәһәре имамнары Рәфыйк хәзрәт Шабанов, Йосыф хәзрәт Куряев, Йосыф хәзрәт Бибарсов, «Салават күпере» хәйрия фонды җитәкчесе Хәйдәр хәзрәт Кормашев, «Хаҗ һәм Гомрә» бүлеге җитәкчесе Рифат хәзрәт Әбузәров һәм Пенза өлкәсе Диния нәзарәте имамнары катнашты.

Җыелыш алдыннан мөфти Ислам хәзрәт Дашкин Казанда узган XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы турында кичерешләре белән уртаклашты. Ислам хәзрәт әйтүенчә, мондый чаралар бик мөһим, алар мөселманнар һәм Россия халыклары арасындагы элемтәне ныгыта.

«Без кешеләргә үз тарихыбыз, мөһим вакыйгалар турында искәртеп торырга тиеш. Идел Болгарында ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чараларны лаеклы уздырырбыз дип өметләнәбез», — диде хәзрәт.

Соңыннан, җыелышта катнашучылар җәйге каникулларда балаларның ялын оештыру турында сөйләште. Якын арада, балаларга ял вакытларын файдалы итеп уздырырга ярдәм итә торган программа төзеләчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100