Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кырымда иң яхшы азан укучылар бәйгесенә йомгак ясадылар
Кырым төбәкләрендә узган сайлап алу турларында 120 конкурсант катнашкан, 30 кеше финалга чыккан.
(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Симферопольдә Имам Әбу Хәнифә исемендәге мәчеттә Кырым республикасы күләмендә уздырыла торган «Эзан Седасы» иң яхшы азан укучылар бәйгесенең финалы булды.
Россия мөселманнары Дини җыены хәбәр иткәнчә, Кырым төбәкләрендә узган сайлап алу турларында 120 конкурсант катнашкан, 30 кеше финалга чыккан. Бәйгедә катнашучыларга төп таләп — дикция, азан текстын дөрес итеп уку, әйтелеш, тавыш чисталыгы, сәнгатьлелек, мәйданчыкта үз-үзеңне тоту манерасы.
Жюри составына Кырым мөфтие урынбасары Раим Гафаров, Симферопольнең баш имамы Мөхәммәт Исламов, теолог Ремзи Куртдеде, Азов ислам фәннәре мәдрәсәсе директоры Эдем Люманов, Симферополь районы имамы Энвер Бакиев, Имам Әбу Хәнифә мәчете имамы Бакир Адилов кергән.
Җиңүчеләргә һәм призерларга кыйммәтле бүләкләр, ә бәйге катнашкан бар кешегә дә бүләкләр тапшырылды. Иң яхшы азан укучыларны Кырым һәм Симферополь мөфтие хаҗи Эмирали Аблаев котлады.
«Кырымда һәрвакыт азан яңгырап тору — безнең хыял һәм максат. Азан әйтүгә күңелен биргән, омтылган һәм тырышкан кешеләргә ярдәм итәргә тиешбез», — диде мөфти.
Кырым һәм Симферополь мөселманнары Диния нәзарәте Каменка микрорайонының дини оешмасы белән бергә катнашучылар, кунаклар һәм балалар өчен программа һәм табын әзерләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз