news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Согуд Гарәбстаны гражданнары, анда яшәүче чит ил мөселманнары гына хаҗ кыла ала

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте Согуд Гарәбстаны Корольлеге җитәкчелегенең 2021 елда хаҗ кылучылар санын чикләү турындагы карарын тулысынча хуплый.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Согуд Гарәбстаны Корольлеге хакимияте 2021 елда хаҗ кылучыларны чикләнгән санда гына кертү турында карар кабул итте.

Корольлек территориясендә булган дин тотучылар гына хаҗ кылу рөхсәт ителәчәк. Бу хакта Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Хаҗ министрлыгы мәгълүматына сылтама белән Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте Согуд Гарәбстаны Корольлеге җитәкчелегенең 2021 елда хаҗ кылучылар санын чикләү турындагы карарын тулысынча хуплый.

Шулай итеп, илнең үз гражданнары һәм хәзерге вакытта аның территориясендә яшәүче чит ил кешеләре арасыннан аз гына кешегә хаҗ кылу рөхсәт ителәчәк. Бу мәҗбүри чара бөтен дөньяда дәвам иткән коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә кабул ителде.

«Без Россия мөселманнарына вакытлы чикләүгә аңлап карарга, артык акчаны һәм вакытны мохтаҗ һәм авыру кешеләргә, ХХI гасырда әлеге коточкыч чума белән көрәшүче табибларга һәм галимнәргә ярдәмгә юнәлтүләрен сорап мөрәҗәгать итәбез. Аллаһы Тәгалә рәхим-шәфкате, уртак тырышлыгыбыз һәм вакытлы чикләүләрне сабыр кабул итү тиздән үз нәтиҗәләрен бирер һәм без яңадан күмәк йолаларны каршылыксыз башкара алырбыз, дип ышанабыз», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100