Президент Болгар ислам академиясе территориясендә балалар лагере төзергә кушты

Бүген "Изге Болгар җыены"нда ТР Президенты Россиянең дин әһелләре белән эшлекле очрашу уздырды.
(Болгар, 15 июнь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстан Президентына Болгар ислам академиясенә яшь буынны җәлеп итү өчен биредә балалар лагере ачарга тәкъдим ителде. Бу тәкъдимне хуплап, Рөстәм Миңнеханов киләсе елда ук җәйге лагерь бинасы төзетергә күрсәтмә бирде. Бу хакта бүген "Изге Болгар җыены" уңаеннан Болгар ислам академиясендә Россиянең дин әһелләре белән очрашуда килешенде.Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе беренче урынбасары Рушан Аббясов сүзләренчә, балалар ислам белеме нигезләрен белеп үсәргә тиеш. Рөстәм Миңнеханов лагерь республика программасы кысаларында төзеләчәген әйтте. "Без Россия төбәкләреннән балаларны кабул итәргә әзер", - диде ТР Президенты.Ректор Данияр Абдрахманов академиянең балалар белән эшләү тәҗрибәсе туплана башлавын искәртте. Быел Ерак Көнчыгыш Диния нәзарәте үз төбәгеннән балаларны җәйге лагерьга җибәрә. Татарстаннан да балаларны чакыру планы бар.