Болгарда имамнарга урта гасыр галиме Мәхмүт әл-Болгари китабы тәкъдим ителде

Бүген Болгар ислам академиясендә урта гасырның төрки-татар дин гыйлеме ияләре рухи мирасына багышланган түгәрәк өстәл булды.
(Болгар, 15 июнь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Бүген Изге Болгар җыенында катнашкан мөселман дин әһелләренә һәм республика җитәкчелегенә урта гасырда Болгар җирендә язылган "Нахдж әл-Фарадис" китабы тәкъдим ителде. Болгар ислам академиясендә урта гасырның төрки-татар дин гыйлеме ияләре рухи мирасына багышланган сөйләшү үтте. Яңа китапны тәкъдим итүдә Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов катнашты."Җәннәткә юл" дип тәрҗемә ителгән бу хезмәтнең авторы Мәхмүт әл-Болгари бине Гали. Дин нигезләрен аңлаткан хезмәт 1357-1358 елларда язылган. Аның турыда Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани үз хезмәтләрендә телгә алган булган. Бүгенге галимнәр бу авторның исемен һәм аның рухи мирасын халыкка кайтарды.Россия Мөфтиләр Шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов искәрткәнчә, узган ел әлеге хезмәтнең кулъязмасы ничек бар шулай китап итеп нәшер ителгән иде. Моңа Татарстан Хөкүмәте, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты, РФ Мөфтиләр Шурасы, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды көч куйган."Без Россиянең үз мөселман дин галимнәре рухи мирасын барлауны һәм өйрәнүне дәвам итәбез. Хәзер Мәхмүт әл-Болгари бине Галинең бу хезмәте рус һәм татар телләренә тәрҗемә ителде һәм китап булып дөнья күрде", - диде Рушан Аббясов. Ул узган ел Болгар академиясендә Мәхмүт әл-Болгарига багышланган музей почмагы ачылуын да искә алды."Академия студентлары безнең күренекле дин әһелләребезне белергә, аларның эшен дәвам итәргә тиеш", - диде хәзрәт.  Россия Мөфтиләр Шурасы рәисенең беренче урынбасары якын вакытта татар дин галиме Муса Бигиевнең хезмәтләрен нәшер итәргә планлаштырылуын әйтте. Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елда рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү истәлегенә багышланган "Изге Болгар җыены" Татарстанның Спас районында 1989 елдан үткәрелә. Традиция буенча анда быел да X Бөтенроссия мөселман дин әһелләре форумы делегатлары - 70ләп төбәктән 1 меңнән артык имам катнашты.