Казандагы Россия Ислам университетында гаризалар кабул итү башланды

Казандагы Россия Ислам университетында гаризалар кабул итү башланды

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Казандагы Россия Ислам университетына (РИУ) керергә теләк белдерүчеләрдән гаризалар кабул итү башланды. Гаризаларны кабул итү 15 июльгә кадәр дәвам итә. Имтиханнар исә 16 июльдән башланачак.

РИУ 1998 елда Татарстан республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Татарстан Фәннәр Академиясенең Тарих институты һәм Россия мөфтиләре Шурасы тарафыннан югары белемле дини кадрлар әзерләүне максат итеп төзелә. Бүгенге көндә биредә шәригать, Коръән һәм теология факультетлары эшләп килә. Шулай ук Коръән-хафизлар әзерләүче махсус үзәк тә бар. 2000 елдан монда әзерлек бүлеге эшли.

Алда санап үткән факультетларга керергә теләүчеләр рус яки татар теленнән диктант язарга, Ислам нигезләре буенча һәм тарихтан имтихан тотарга тиешләр. Уку срогы исә факультетларда дүрт ел, Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә ике ел, ә әзерлек бүлегендә – бер ел.

Әлеге уку йортына укырга теләк белдерүчеләрнең саны елдан-ел арта. Һәм, әйтергә кирәк, аларның географиясе дә киңәя бара. РИУның уку-укыту эшләре буенча проректоры Габдерәшит Закиров белдерүенчә, быел Африкадан да мөрәҗәгать иткәннәр. Ләкин әле безнең бу юнәлештә карыйсы мәсьәләләр бар, дип белдерде ул.