Саратов мөфтие мөселманнарны коронавируска бәйле хәйрия чараларында катнашырга өндәде

Мөкаддәс Бибарсов бу хакта Инстаграм битендә язган.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Саратов мөфтие Мөкаддәс Бибарсов үзенең Инстаграм битендә мөселманнарны коронавируска бәйле хәйрия проектларында катнашырга өндәде.

Мөфти сүзләренчә, бәла безгә кагылмыйча, коронавирус таралуына юл куймас өчен күпме көч куелганын күрмибез һәм белмибез.

«Беркем дә зарлануны һәм үтенечне ишетми. Без бу кешеләрнең хастаханәләрдә чирдән азапланучыларның авыруларын үзләре аша уздырып, күңелләрен төшермәүләре һәм ышанычларын югалтмауларын күзаллый гына алабыз», — диде Мөкаддәс Бибарсов.

«Хөрмәтле табиб, шәфкать туташы, санитар, медицина оешмалары хезмәткәре! Сезгә шәхсән үз исемемнән һәм хезмәттәшләрем исеменнән рәхмәт белдерәм.

Без сезнең өчен дога кылабыз. Сезнең сәламәтлегегез һәм иминлегегез өчен борчылабыз. Сезнең хезмәтегезне һәм тырышлыгыгызны бәяләп бетереп булмый. Сезгә рәхмәт укыйбыз, хөрмәт белдерәбез, игътибар белән сезгә көч бирергә омтылабыз.

«Мөселманнарны һәм башка дин вәкилләрен табиб, шәфкать туташы һәм санитарлар өчен дога кылырга, төрле вазгыятьтә аларга ярдәм итәргә, хәйрия проектларына кушылырга чакырам. Иң мөһиме аларның киңәшләрен төгәл үтәргә кирәк», — дип язган мөфти.