Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Кайсыгызның кулы җылы?” хәйрия акциясен үткәрә

Акция кысаларында Дәрвишләр бистәсендәге физик яктан зәгыйфь балалар интернат-йортына өлкәннәр өчен подгузниклар, гигиена чаралары һәм урын-җир җыела

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Татар радиосы” белән берлектә 15 майдан 15 июньгә кадәр “Кайсыгызның кулы җылы?” хәйрия акциясен үткәрә. Акция кысаларында Дәрвишләр бистәсендәге физик яктан зәгыйфь балалар интернат-йортына өлкәннәр өчен подгузниклар, гигиена чаралары һәм урын-җир җыелачак. Әлеге интернат-йорт күп төрле тернәкләндерү чараларына ия булган учрежденияләрдән санала. Биредә тәрбияләнүчеләрне социаль-көнкүрешкә җайлашырга өйрәтәләр, медицина һәм хезмәт ярдәмендә тернәкләндерәләр.
Интернатта психофизик тайпылыш күзәтелгән 200 инвалид бала тәрбияләнә, шуларның яртысы – ятимнәр, интернат аларның туган йортлары кебек. Бирегә бөтен республикадан 4 яшьтән алып 18 яшькә чаклы балалар кабул ителә. Интернат җитәкчелеге балаларны тиешенчә карау, кайгырту, укыту өчен барлык шартларны да тудырып килә. Әмма чыгымнар өчен бюджетта каралган акча гына җитеп бетми, шунлыктан интернатка кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү сорала.
Ярдәм кулын сузарга теләге булган һәркем кирәкле әйберләрне Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6/27 адресы буенча урнашкан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлегенә (4 кабинет) тапшыра ала.