Илдус хәзрәт Фәизов Ульяновск өлкәсе мөфтие урынбасары Рафаэль Нәҗметдиновка “Халыкка хезмәт өчен” медален тапшырды

Рафаэль хәзрәт ике дистә елдан артык дин өлкәсендә фидакарьләрчә хезмәт итә, Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында бердәм хезмәттәшлек эшләрен алып бара

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов Ульяновск өлкәсе мөфтиенең (Сәүбән хәзрәт Сөләйманов) урынбасары Рафаэль Нәҗметдиновка “Халыкка хезмәт өчен” медален тапшырды. Рафаэль хәзрәт ике дистә елдан артык дин өлкәсендә фидакарьләрчә хезмәт итә, Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында бердәм хезмәттәшлек эшләрен алып бара.
“Әлеге медаль чын мәгънәсендә аның хезмәте, дин юлында армый-талмый күрсәткән эшчәнлеге нәтиҗәсе булып тора. Алга таба да шушы изге юлны дәвам итеп, милләтебезне, дин кардәшләребезне үзенең игелекле гамәлләре белән сөендерәчәгенә ышанып калабыз”, - дип билгеләп үтте Илдус хәзрәт бүләкләү тантанасында.
Әлеге тантаналы чарада шулай ук республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашты. Бу хакта Татарстан мөфтияте мәгълүмат һәм пропаганда бүлеге хәбәр итә.