news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәтнең «Зәкят» фонды мохтаҗлар өчен фитыр сәдакасын җыя башлады

Бу акция ТР Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, азкеремле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, алга таба халыкның мохтаҗ катламнарына бүлеп бирү максатыннан, «Рамазан — изге гамәлләр ае» дип исемләнгән хәйрия марафоны кысаларында фитыр сәдакасын җыя башлады.

Ел саен игълан ителүче бу акция ТР Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, азкеремле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә аеруча актив катнаша, чөнки бу изге айда игелекләр өчен әҗер-саваплар арттырылып бирелә.

Мөселманнар фитыр сәдакасын Рамазан аенда түли. Билгеле булганча, фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 36 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының минималь күләме — 100 сум, ә зәкят чыгару мөмкинлеге булганнарга 700 сум итеп түләргә тәкъдим ителә. Фитыр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып Гает намазына кадәр өләшергә мөмкин.

Сәдаканы 13 апрельдән 12 майга кадәр күчерергә мөмкин. Тулырак ТР Диния нәзарәте сайтыннан белергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100