news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районы Үзәк хастаханәсендә гыйбадәт бүлмәләре ачылачак

Ачылыш стационарда капиталь ремонт тәмамланганнан соң, 2021 елның августына планлаштырыла.

Чистай районы Үзәк хастаханәсендә гыйбадәт бүлмәләре ачылачак
http://dumrt.ru/

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Чистай районы үзәк хастаханәсендә мөселманнар һәм православие динендәгеләр өчен гыйбадәт бүлмәләре ачылачак. Ачылыш стационарда капиталь ремонт тәмамланганнан соң, 2021 елның августына планлаштырыла.

Дини конфессия вәкилләрен район хастаханәсенең стационарына чакырдылар һәм бүлмәләрнең кайда урнашачагын күрсәттеләр, ремонт эшләрен башкарып чыгу буенча дин әһелләренең фикерләре белән кызыксындылар. Кунаклар гыйбадәт бүлмәләре булдыру идеясен югары бәяләде. Бу эшнең башында Чистай район хастаханәсе баш табибы Рәис Мостафин тора, дип яза ТР Диния нәзарәте.

«Хастаханә ул — еш кына физик яктан гына түгел, рухи яктан да авырту-сызлаулар, борчылулар белән очрашырга туры килә торган урын. Ә дин күп кенә кешеләрнең тормышының аерылгысыз бер өлеше. Шуңа күрә, безнең пациентларның ихтыяҗларын аңлап, без гыйбадәт бүлмәләре булдырырга булдык.

Өстәвенә, бу дәвалау учреждениесендә иҗтимагый киңлекне киңәйтү дигән сүз. Без балалар поликлиникасында да иҗтимагый киңлекне киңәйтү тәҗрибәсен кулланабыз: аниматорларны, рухи оркестрны чакырабыз. Болар барысы да безнең кечкенә пациентларга үзләрен уңайлырак хис итәргә һәм поликлиникадан, табиблардан курыкмаска ярдәм итә», — дип уртаклашты Рәис Мостафин.

«Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә мондый бүлмәләр булу бик мөһим. Авыру халәттә кеше Аллаһы Тәгаләгә тагын да якыная. Ул чын күңелдән гыйбадәт кыла башлый. Моның өчен Чистай хастаханәсендә бөтен шартлар да тудырылачак. Пациентлар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында гыйбадәт кылу бүлмәсенә кереп намаз укый алачак. Мондый мөмкинлекләрне тудырганы өчен баш табибка, хастаханә җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез», — дип ассызыклады Чистай шәһәренең «Нур» мәчете имамы Рәдиф хәзрәт Фәттахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100