news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балашов районы имам-мөхтәсибенә мөфти Равил Гайнетдиннең Рәхмәт хаты тапшырылды

Ильяс хәзрәт Юнкин 20 ел дәвамында Балашов шәһәре һәм Балашов районы имамы булып тора.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Саратов өлкәсенең Балашов районы имамы Ильяс хәзрәт Юнкинга Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин исеменнән Ислам һәм мөселманнар файдасына күп еллар хезмәт иткән өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.

  • Ильяс хәзрәт Юнкин инде 20 ел дәвамында Балашов шәһәре һәм Балашов районы имамы булып тора.

Рәхмәт хаты Балашов шәһәрендә узган күмәк ифтар вакытында тапшырылды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Ифтарга Тамбов өлкәсеннән кунаклар һәм биредә яшәүчеләр җыелды. Ифтарда шулай ук Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов та булды.

Бу айда Балашов районы мөселманнары тагын бер хәйрия акциясе - «Рамазан кәрзине» үткәрәчәк. Аның беренче этабында 100 азык-төлек комплекты тарату планлаштырылган. Районның үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренә, социаль ярдәм күрсәтә торган «Гаилә» үзәгенә, чит ил студентларына, күп балалы гаиләләргә, өлкән яшьтәге һәм ялгыз яшәүче кешеләргә ярдәм күрсәтеләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100