Уфада дин әһелләре белән милләт зыялылары җыены үтте

Аны Россиянең Үзәк диния нәзараты, Россиянең берләштерелгән мөселман оешмалары үзәге, “Россиянең Ислам мирасы” бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте оештырды
(Уфа, 15 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфаның “Ихлас” мәчетендә “Россия мөселман яшьләренә белем бирү һәм тәрбияләүдә зыялыларның роле” дип аталган фәнни-гамәли конференция булып узды. Аны Россиянең Үзәк диния нәзараты, Россиянең берләштерелгән мөселман оешмалары үзәге, “Россиянең Ислам мирасы” бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте оештырды.
Әлеге мөһим җыенда күренекле дин әһелләре белән бергә танылган галимнәр, мөселман зыялылары, рәсми хакимиятләр вәкилләре һәм яшьләр оешмалары әгъзалары катнашты. Конференцияне Мәскәү кунагы, “Россиянең Ислам мирасы” бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте рәисе Шәүкәт Әвәсов ачты һәм алып барды. Ул үз чыгышында җәмгыятьтә мөселман зыялыларының гыйлем һәм эш тәҗрибәсен яшь буынны тәрбияләүдә киңрәк файдаланырга чакырды. Яшьләрнең дин өлкәсендә ялгыш юлларга кереп китүе аларга тиешле мәгълүмат бирелеп җиткерелмәүдән, диде ул.
Җыенда Башкортстан президенты каршындагы дәүләт-диннәрара мөнәсәбәтләр советы рәисе Вячеслав Пятков, баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм, профессорлар Әхмәт Рәхимов, Алмас Шәйхуллов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары диния нәзараты рәисе Нәфигулла Аширов, шулай ук Казаннан килгән хөрмәтле кунаклар – академик Мирфатыйх Зәкиев белән Әлмирә Әдиятуллина да чыгыш ясады.