РИУда “Татарстанда Ислам” дигән китап тәкъдим ителә

Сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшинның әлеге хезмәте рус, инглиз һәм гарәп телләрендә дөнья күргән
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). 24 апрель көнне Россия Ислам университетында (РИУ) сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшинның “Татарстанда Ислам” дигән хезмәтен тәкъдим итү чарасы була.
Иллюстрацияләр белән баетылган әлеге басма рус, инглиз һәм гарәп телләрендә “Яңалиф” нәшриятында дөнья күргән. Анда бүгенге көнге актуаль дини мәсьәләләргә, сорауларга җавап табарга була. Кыскасы, китап Россия мөселманнарының интеллектуаль күзаллауларын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк һәм шуңа да ул киңкатлау укучыларга, шул исәптән Татарстанда Ислам темасы белән профессиональ эш итүчеләргә исәпләнгән, дип белдерә РИУның матбугат хезмәте.