Балтач районы Мәгариф бүлеге җитәкчесе Диния нәзарәте медаленә ия булды

Әлеге бүләкне иясенә Госман хәзрәт Исхакый районга сәфәре кысаларында тапшырды
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Рухи кыйммәтләрне торгызуда һәм традицияләрне яңартуда өлеш керткәне өчен, мөфти Госман хәзрәт Исхакый ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Халык алдындагы казанышлары өчен” дигән медален бүген Балтач районы Мәгариф бүлеге җитәкчесе Вакыйф Зәкиевкә тапшырды.
Нәзарәтнең матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, районга сәфәре кысаларында мөфти Алан авылында булып, анда “Әхлак” дәресе бирелешен караган һәм биредә рухи кыйммәтләрнең торгызылуы, яңартылуы белән якыннан танышкан. “Ачык дәрес” 11 сыйныфта узган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: “Әхлак” дәресе Балтач районының барлык мәктәпләрендә дә диярлек укытыла.