Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәте «Ясалма орлыкландыру турында» фәтва чыгарды

Ясалма орлыкландыру тәҗрибәсе, шәригать кануннарын белмәү һәм аларны үтәмәү кайбер әхлакый, социаль һәм дини проблемалар китереп чыгара.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Үзбәкстанда мөселман галимнәре «Ясалма орлыкландыру турында» фәтва бастырып чыгарды. Бу хакта Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Соңгы елларда илебездә бала сөю бәхетеннән мәхрүм парлар үз гаиләләрен саклап калу өчен ясалма орлыкландыру тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итә. Әлеге алымны кулланып, бала табучылар да бар. Шунысын да искәртик: ясалма орлыкландыру тәҗрибәсе, шәригать кануннарын белмәү һәм аларны үтәмәү кайбер әхлакый, социаль һәм дини проблемалар китереп чыгара. Фәтва текстында әйтелгәнчә, аерым алганда, «кияүгә чыкмыйча гына бала табарга теләгән хатын-кызлар өчен мөмкинлекләр ачыла; икенчедән, никахтан тыш дөньяга килгән сабыйлар саны арта; өченчедән, баланың әнисе кем икәнлеген белмәүгә бәйле вазгыять килеп туарга мөмкин; дүртенчедән, аталандырылган яки аталандырылмаган күкәй күзәнәк белән сәүдә итүнең керем чыганагына әверелүе ихтимал», диелә әлеге хәбәрдә.

Югарыдагыларны исәпкә алып, Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәте галимнәре әлеге фәтваны игълан итте:

1. Ясалма орлыкландыру тәҗрибәсен куллану мөселман традицияләре нигезендә никахлашкан парлар өчен бик тә зарури очракларда гына рөхсәт ителә.

2. Ясалма орлыкландыру вакытында шәригать кануннары нигезендә никахлашкан ир белән хатынның орлыгын саклаганда, алар чит кешеләрнең орлыгы белән кушылмасын өчен, барлык чараларны күрергә кирәк. Бу операцияне квалификацияле табиб кына ясарга тиеш.

3. Шәригать кануннары нигезендә никахлашмаган парларга ясалма орлыкландыру тәҗрибәсен куллану тыела.

4. Үз шәҗәрәләренең чисталыгын саклауга карата битараф булмаган мөселманнар ясалма орлыкландыруның тыелган алымнарын кулланмаска тиеш.