Россиядә беренче тапкыр хәнәфи мәзһәбендә фундаменталь хезмәт нәшер ителде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Китаб әт-тәүхид” хезмәтен әзерлекле дин белгечләре генә куллана алачак, ди.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ислам дине галиме Әбу Мансур әл-Матуридиның “Китаб әт-тәүхид” китабы тәкъдим ителде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылды. 

Журналистлар белән очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтиятнең мәгариф буенча урынбасары, Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов һәм “Хозур” нәшрияты директоры Ришат Хәмидуллин катнашты.
 
 
Әбу Мансур әл-Матуридиның “Китаб әт-тәүхид” китабы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йортында нәшер ителгән. Китапны гарәп теленнән рус теленә Казан казые һәм Казан ислам университеты дини фәннәр кафедрасы мөдире Габдулла хәзрәт Әдһәмов тәрҗемә иткән.
 
 
“Безнең мәзһәбебез матуриди мәзһәбе, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Шуңа күрә безнең өчен Әбу Мансур әл-Матуридиның “Китаб әт-тәүхид” китабы бик мөһим. Бу хезмәт безгә күптән кирәк иде. Заманында Төркиядә төрек телендә нәшер ителгән иде. Казахстанда да берничә ел элек төрекчәдән казахчага тәрҗемә иттеләр. Ә без төп нөсхәсен Бахрейнда Галимҗан Барудиның шәкертләреннән таптык. Әбу Мансур әл- Матуриди чылбыры Казан галиме Галимҗан Барудига барып тоташа. Барудиның шәкертләре аша Ибраһим әл-Мурейхига тапшырыла.Ә Ибраһим әл-Мурейхидан миңа сабак алырга насыйп булды”. 
 
 
Шул рәвешле, Россиядә “Китаб әт-тәүхид” китабын өйрәнү һәм тәрҗемә кылу хокукы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга бирелә. Дини хезмәт мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең иҗат коллективы тырышлыгы белән дөнья күрде. Безнең илдә беренче тапкыр басыла, Россия ислам белгечләре һәм дин әһелләренең файдаланышына рус телендә беренче тапкыр керәчәк. 
 
Биш йөз биттән гыйбарәт булган басманың тиражы 300 экземпляр. Кызыксынучылар күп булу сәбәпле, китап тагы 1мең тиражга артачак. 
 
Камил хәзрәт Сәмигуллин белдергәнчә, әлеге китап әзерлекле дин белгечләренә адреслана. Быел сентябрь аенда ишекләрен ачкан Болгар ислам академиясендә белем алучы студентлар Әбу Мансур әл-Матуридиның бу хезмәтен фәнни хезмәтләрендә куллана алачак.