Россия Үзәк Диния нәзарәтенең «Нурул Ислам» мәдрәсәсендә уку елы башланды

Быел мәдрәсәсенең көндезге бүлегенә 42 кеше укырга кергән.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Үзәк Диния Нәзарәтенең Октябрьский шәһәрендәге «Нурул Ислам» мәдрәсәсендә уку елы башланды. Бу хакта нәзарәт сайтында хәбәр ителә.

Коронавирус пандемиясе аркасында Белем көненә багышланган линейка социаль дистанция саклап узган. Октябрьский шәһәренең «Нурул Ислам» мәдрәсәсенең көндезге бүлегенә быел 42 кеше укырга кергән. Аларның күбесе Башкорстанның ерак районнарыннан һәм чит төбәкләрдән килгән. Читтән килгән шәкертләрне яшәү урыны һәм туклану белән тәэмин итү өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Уку елы башында мәдрәсә китапханәсе яңа дәреслекләр һәм методик әсбаплар белән тулыланган. Мөгаллимнәр коллективына Россия мөселманнары үзәк Диния нәзарәтенең Россия Ислам университетын тәмамлаган яшь белгеч Ратмир Якупов та кушылган.