Теләченең Олы Мәтәскә авылында Аллаһ йорты ачылды

Мәчет шәхси эшмәкәр Миләүшә Галим кызы Сәләхетдинова химаясына төзелгән.

(Теләче, 14 октябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районында мәчетләр төзелеп, ачылып тора. Бүген аның чираттагысы, шушы авылда туып-үскән шәхси эшмәкәр Миләүшә Галим кызы Сәләхетдинова химаясына төзелгәне Олы Мәтәскә авылында ачылды. Әлеге сөенечле вакыйга урынына авыл халкы белән беррәттән, бик күп кунаклар килгән иде дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Дөрес, Олы Мәтәскә авылында узган гасырның 90нчы елларында күмәк хуҗалык көче белән салынган агач мәчет моңарчы да бар иде. Аның әкренләп туза, төсен җуя һәм заманнан калыша баруы Казанда яшәп, үзенең гаилә бизнесын тудырган Миләүшә ханымда борчылу тудырган күрәсең. Һәм ул 2014 елда үзеннән арткан малын авылдашлары белән бүлешү нияте белән, искесе урынында яңа мәчет төзи башлый. Авыл имамы Илнур хәзрәт әйткәнчә, авылда аңа теләктәшлек белдерүчеләр дә, мәчет төзелешендә ярдәм итүчеләр дә табыла. Нәсел җебе шушы авылга килеп тоташкан “Максат” төзелеш ширкәте җитәкчесе Фидәил Закиров шундыйларның берсе. Мәчет төзелешенә кем ничек булдыра ала, шулай булыша. Өч-дүрт ел төзелсә дә, мәчет әкренләп сафка баса. Бүген Олы Мәтәскә авылының үзәк урамына килеп кергәч, заманча, затлы төзелеш матералларыннан төзелгән мәһабәт мәчет бинасы каршы ала.

Әлеге куанычлы вакыйга белән мәтәскәлеләрне район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Диния назәрәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Казан шәһәренең “Гаилә” мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев һәм Олы Мәтәскә авылы мәчете имамы Илнур хәзрәт Фәйзуллиннар котлады.

-Без районыбызда туып-үскән шундый юмарт һәм игелекле якташларыбыз белән чиксез горурланабыз.Гомумән, Мәтәскә төбәге халкы безне әледән-әле күркәм эшләре, матур яңалыклары белән сөендереп тора. Бүген дә без изге, якты чараның шаһитлары. Сез, авылдашлары алдында Миләүшә ханымга чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Алга таба да аларның эшләре уң булсын, үзенә һәм гаиләсенә иминлек, исәнлек-саулык телим. Киләчәктә мәчет буш тормасын, аннан халык өзелмәсен иде, - диде район башлыгы Илдус Зарипов авыл халкына мөрәҗәгать итеп.

Мәчет төзетүче Миләүшә ханым Сәләхетдинова һәм авыл имамы Илнур Фәйзуллин ил-көн алдында куйган хезмәтләре һәм халык арасында дини агарту эше алып барганнары өчен ТР Диния назәрәтенең Рәхмәт хатына лаек булдылар. Аларны ияләренә ТР Диния назәрәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз Хәзрәт Сабиров тапшырды. Яңа мәчетне котлап, район башлыгы Илдус Зарипов тарафыннан келәм бүләк ителде. Тантанада Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары яңа мәчеткә багышлап, тәкъбир әйттеләр, тирән эчтәлекле, мәгнәле шигырьләр сөйләделәр. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп узарга кирәк, киләсе елга, февраль аенда халык язучысы Фатих Хөснинең тууына 100 ел тулачак. Димәк, мәтәскәлеләрне кабат бәйрәм тантаналары көтә.

Тантаналы шартларада,тәкъбир әйтелеп, мәчет капкасындагы тасмалар киселгәч, килгән кунаклар, авыл халкы белән бергә өйлә намазы укыр өчен мәчеткә узды.Зәвык белән төзелгән һәм бизәлгән мәчет эчендә тән генә түгел, җан да ял итә. Чын мәгънәсендә халыкны тартып тора торган рухи үзәк булган ул. Дини тәрбия һәм белем бирү үзәге булып озак яшәсен, авыл халкына игелекле хезмәт итсен, авыл халкын күркәм эшләргә рухландырсын Олы Мәтәскәнең яңа мәчете, диелә район басмасында.