Җәлил хәзрәт Фазлыев: "Буаны куып тоту өчен Мәскәүгә әле шактый тырышасы бар"

Татарстанның баш казые бу чагыштыруны шәһәрләрдәге мәчетләр санына кагылышлы китерде.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Буада  “Татар мәгарифе тарихында Буа мәдрәсәсенең урыны” дип исемләнгән россиякүләм фәнни-гамәли конференция уза. 

Чарада  Татарстан Мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, галимнәр, якташлар, мәдрәсә шәкертләре һәм мәдрәсәнең чыгарылыш сыйныф укучылары катнаша.
Шулай ук Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та президиум әгъзасы итеп сайланды.

"Буа төбәге - Яңарыш чоры, дингә ирек бирелгән заманнарда, мәчетләр салырга рөхсәт ителгәч, пионер булды, алдынгы сафларга чыкты",- дип башлады ул үз чыгышын. - Иң беренче төзелгән,  ачылган мәчетләр сездә булды. Шактый вакыт Буа районы Татарстанда иң күп мәхәлләле район булып торды. Дөрес, хәзер аны Кукмара белән Арча районы узып китте, чөнки анда авыллар күп. Әмма әле сезнең, буалылар, Мәскәүне көнләштерерлегегез бар. Мәскәүдә дүрт мәчет, ә сездә җидәү. Мәскәүгә әле сезне куып тотар өчен шактый тырышасы. Сез - Мәскәүне көнләштерерлек Буа! Дин юлындагы эшләрегез дәвамлы, халыкның иманы ныклы булсын",- диде.

Исегездә төшерәбез, бүген Буада  “Татар мәгарифе тарихында Буа мәдрәсәсенең урыны” дип исемләнгән россиякүләм фәнни-гамәли конференция уза. Ул  Буа мәдрәсәсе ачылуга 212 ел һәм совет чорыннан соң рәсми рәвештә эшли башлавына 20 ел тулуга багышлана.