Чирмешән районының Яшәүче авылында җыелган гошер сәдакасы Әлмәт мәчетенә озатылган

Әлеге авыл халкы сентябрь башында ук бакчаларында үскән бәрәңге, кишер, суган, аш чөгендереннән өлеш чыгарды - гошер сәдакасы бирделәр.

(Чирмешән, 14 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Яшәүче авылында җыелган гошер сәдакасы – Әлмәт мәчетенә озатылган, дип яза җирле басма.

Әлеге авыл халкы сентябрь башында ук бакчаларында үскән бәрәңге, кишер, суган, аш чөгендереннән өлеш чыгарды - гошер сәдакасы бирделәр.

37 йортлы авылдан 26 капчык яшелчә җыелган. Бакча нигъмәтләрен Әлмәт үзәк мәчетеннән үзләре килеп алганнар, алар биредә укучы 120 шәкертнең туклануына тотылачак. Яшәүчедә гошер сәдакасын җыюны, мәчет картлары белән бергә, авыл мәчете имамы Фаил Мортазин оештырган.