Буада сәдака һәм зәкать акчаларына "Балалар мәдрәсә"се төзелеше бара

Бүгенге көндә 2 млн 337 мең сум хәер акчасына булачак мәдрәсәнең цоколь һәм беренче каты төзелгән.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Буада сәдака һәм зәкать акчаларына "Балалар мәдрәсәсе" төзелеше бара. Бу хакта бүген Буа шәһәрендә узган россиякүләм фәнни-гамәли конференция вакытында билгеле булды.

"Балалар мәдрәсәсе" төзелеше халык ярдәмендә алып барыла.

Бүгенге көндә 2 млн 337 мең сум хәер акчасына булачак мәдрәсәнең цоколь һәм беренче каты төзелде. Шул бинаны якын арада түбә астына кертергә өметләнәбез",- диде Буа мәдрәсәсе директоры Рәшид хәзрәт Маликов "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Рәшит хәзрәт сүзләренчә, мәдрәсәгә яшелчә саклау урыны, гараж, котельная бинасы кирәк.

"Бу бинаның проекты инде ясалган. Ярдәмчеләр табылып, бу бина да төзелер дип, догалар кылабыз. Тагын бер зур хыялыбыз: мәдрәсәбезнең үз вакытында тартып алынган тарихи җирләрен сатып алып, кире кайтару. Шунда булачак аналар өчен "Кызлар мәдрәсәсе" төзү.  Шулай ук заманча спортзал булдыру хыялы белән дә янабыз", - диде Рәшид Маликов.

Искәртеп узыйк, бүген Буа шәһәрендә  Буа мәдрәсәсе ачылуга 212 ел һәм совет чорыннан соң рәсми рәвештә эшли башлавына 20 ел тулуга багышланган россиякүләм фәнни-гамәли конференция уза.