Буада россиякүләм фәнни-гамәли конференция үтә

Ул Татарстандагы иң борынгы Буа мәдрәсәсе ачылуга212 ел тулуга багышланган.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Буа шәһәрендә бүген россиякүләм фәнни-гамәли конференция үтә. Ул Буа мәдрәсәсе ачылуга 212 ел һәм совет чорыннан соң рәсми рәвештә эшли башлавына 20 ел тулуга багышлана. Шул уңайдан “Татар мәгарифе тарихында Буа мәдрәсәсенең урыны” дип исемләнгән россиякүләм фәнни-гамәли конференция уза. Чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре катнашуы көтелә. Шулай ук аспирантлар, Буа мәдрәсәсе тарихы һәм Буа төбәгеннән чыккан мәгърифәтчеләр белән кызыксынучылар чакырулы.
Конференциягә килүчеләр әлеге уку йортына нигез салучы, белем бирүче остазларның, шулай ук атаклы татар дин эшлеклеләренең каберен зиярат кылачак, аларның рухына багышлап дога укыячак.

Әйтергә кирәк, Буа төбәге – күренекле кешеләрнең якыннары җирләнгән төбәк. Биредә Шиһабетдин Мәрҗани хатынының әтисе, Буа шәһәренең атаклы имам-мөдәррисе Габделнасыйр хәзрәт Әминов (1886 елда вафат) күмелгән. Шулай ук дин һәм жәмәгать эшлеклесе, ахун Нургали Хәсән әл-Буави (Хәсәнов Нургали) (1852–1919), Буа мәдрәсәсенең соңгы җитәкчеләреннән берсе Ибраһим Хәсәнов (1937 елда вафат) җирләнгән.

Буа мәдрәсәсе – Татарстан Республикасының иң борынгы дини уку йортларының берсе. Ул 1805 елда ачылган. Революциягә кадәр уку йорты “Нурия” исемен йөрткән.
“Нурия” мәдрәсәсендә татар халкының күп кенә танылган дин әһелләре, мәдәният, мәгариф һәм фән эшлеклеләре укып чыккан. Алар арасында язучы, тәрҗемәче, җурналист Зариф Шәрәфетдин улы Бәширов (1888–1962), язучы, журналист Шакир Мөхәммәтша улы Мөхәммәдев (1865–1923), тарихчы галим, педагог, татарның күренекле җәмәгать һәм дин эшлеклесе, Дәүләт Думасы һәм Милләт Мәҗлесе депутаты Һади Мифтахетдин улы Атласов (1876–1938), күренекле дин эшлеклесе Камәретдин Баһаветдин улы Салихов (1890–1962), язучы, педагог, әдәбият галиме Габделхак Җәләлетдин улы Шәһиәхмәтов (1900–1939) (әдәби псевдонимы Гомәр Толымбай), педагог, тәрҗемәче, тел галиме Бакый Закир улы Халидов (1905–1968), шәркыятьче (востоковед) галим, филология фәннәре докторы, Ленинград университеты профессоры Габдрахман Таһир улы Таһирҗанов (1907–1983), педагог, язучы, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре бертуган Ибраһим һәм Касыйм Җамалетдин улы Биккуловлар, журналист, “Икътисад” журналы мөхәррире Фатих Шиһабетдин улы Мортазин (1875–1937), каллиграф Гарифҗан Хәсән улы Вәлидов (Гарифҗан Буави) (1879–1946) һ.б. Бар.
Соңрак Һади Атласи әлеге мәдрәсәдә 1898 елдан 1903 елга кадәр үзе дә укыта.

1997 елның 1 октябрендә үзенең тарихи бинасында Буа мәдрәсәсе яңадан эшли башлый.

1999–2002 елларда җимерек иске мәчет урынына Татарстан Диния нәзарәте ярдәме белән мәдрәсәнең ике катлы яңа бинасы салына. Бүгенге көндә Буа мәдрәсәсе шул бинада Татарстан Диния нәзарәтенең урта дини белем бирә торган уку йорты буларак эшләвен дәвам итә.