Буа мәдрәсәсенең 212 еллык юбилее уңаеннан Рәхмәт хатлары тапшырылды

Аларны мәдрәсә хезмәткәрләре һәм шәкертләргә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин бирде.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Буада мәдрәсә ачылуга 212 ел һәм аның совет чорыннан соң рәсми рәвештә эшли башлавына 20 ел тулуга багышланган россиякүләм фәнни-гамәли конференция үтә.   Чарада  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре,  аспирантлар, Буа мәдрәсәсе тарихы һәм Буа төбәгеннән чыккан мәгърифәтчеләр белән кызыксынучылар катнаша. Мәчетнең беренче катында ир-атлар, икенче катында хатын-кызлар лекция тыңлый.

 Конференция ачылышында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның сәламнәрен буалыларга аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин тапшырды.

"Мөфтиебез сезнең мәдрәсә эшчәнлеге белән һәрдаим танышып тора. Әйтергә кирәк, сезнең өчен куанып яшибез. Алга таба да милләткә хезмәт итүдә зур уңышлар юлдаш булсын",- диде.

Рөстәм хәзрәт үз чыгышында гомумкешелек кыйммәтләренә дә басым ясап узды.

"Без - милләт балалары буларак, бер-беребезгә карата хөрмәтле булсак иде",- диде ул. - Безгә менә шул сыйфат җитеп бетми. "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел" дигән матур гыйбарә бар. Зират капкаларына да язып куйдык аны. Каберстанга баргач, шул сүзләрне укып, бакыйлыкка күчкән кардәшләребезнең каберләрен чистартабыз да, өйгә кайткач, якыннарыбыз турында онытабыз. Безнең милләтне ислам дине милләт икән. Безгә әнә шул гыйбарәнең беренче өлешен кулланылышка кертергә кирәк".

Чыгышының ахырында Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин динебез тормышында алгы сафларда бару һәм белем бирүдә куйган тырышлыклар өчен Буа мәдрәсәсенең директор урынбасары һәм остазларына Рәхмәт хатлары, шулай ук укуда уңышларга ирешкән өчен шәкертләргә Мактау кәгазьләре тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, бүген Буада  “Татар мәгарифе тарихында Буа мәдрәсәсенең урыны” дип исемләнгән россиякүләм фәнни-гамәли конференция уза. Ике гасырдан артып тарихы булган мәдрәсәдә бүген 10 мөгаллим, 5 хезмәткәр эшли. Көндезге бүлектә -29, кичке бүлектә 96 шәкерт белем ала. Шулай ук читтән торып уку бүлегендә - 38, балалар өчен өстәмә белем бирү курсларында -33, Коръән уку дәресләрендә -37, мәчет каршындагы курсларда 21 шәкерт белем ала.