Буа мәдрәсәсен 20 ел эчендә 156 шәкерт тәмамлаган

Бүгенге көндә биредә төрле юнәлешләрдә 254 кеше дини белем ала.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Буа мәдрәсәсен 20 ел эчендә 156 шәкерт тәмамлаган. Бүген исә төрле юнәлешләрдә 254 кеше дини белем ала. Бу хакта бүген Буа шәһәрендә уза торган  россиякүләм фәнни-гамәли конференция вакытында билгеле булды. Ул Буа мәдрәсәсе ачылуга 212 ел һәм совет чорыннан соң рәсми рәвештә эшли башлавына 20 ел тулуга багышлана.

Конференцияне Буа мәдрәсәсе директоры, тарих фәннәре кандидаты Рәшид хәзрәт Маликов ачып җибәрде. Сәламләү сүзләреннән соң ул конференциядә катнашучыларны мәдрәсә тарихы һәм тормышы белән таныштырып узды.

"Аллага шөкер, 1997 елда бик авыр шартларда Буа мәдрәсәсе кабат үз эшен башлап җибәрде. Менә инде 20 ел дәвамында ул үсеп, үзенең файдалы эшчәнлеген алып бара",- диде ул.

Шушы вакыт аралыгында көндезге бүлектә 15 чыгарылыш оештырылып, уку йортын 156 шәкерт тәмамлый. Шуларның 44е дин өлкәсендә төрле дәрәҗәләрдә хезмәт куя.
Бүген мәдрәсәдә 10 мөгаллим, 5 хезмәткәр эшли. Көндезге бүлектә - 29, кичке бүлектә 96 шәкерт белем ала. Шулай ук читтән торып уку бүлегендә - 38, балалар өчен өстәмә белем бирү курсларында -33, Коръән уку дәресләрендә -37, мәчет каршындагы курсларда 21 шәкерт белем ала.

Исегездә төшерәбез, бүген Буада  “Татар мәгарифе тарихында Буа мәдрәсәсенең урыны” дип исемләнгән россиякүләм фәнни-гамәли конференция уза.  Пленар утырышка керешкәнче, кунаклар мәдрәсә белән танышты,  шулай ук Буа мөселман зиратында булып, әлеге уку йортына нигез салучы, белем бирүче остазларның, шулай ук атаклы татар дин эшлеклеләренең каберен зиярат кылып,  аларның рухына багышлап дога укыды.