Уфада исламга багышланган чираттагы җыен ачылды

Башкортстан чираттагы тапкыр ислам дине руханиларын җыйды
(Уфа, 14 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан чираттагы тапкыр ислам дине руханиларын җыйды.
Бүген Уфада “Идел-Урал төбәгендә ислам цивилизациясе” дип исемләнгән III халыкара симпозиум үз эшен башлады.
Бу җыенда Россия, Кытай, Һиндстан, Төркия, Мисыр илләреннән күренекле дин әһелләре катнаша.
Халыкара симпозиумны ачу тантанасында Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов та катнашты һәм тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясады.
Дини җыенда ислам диненең бүгенге заманда тоткан роле, җәмгыятьтә аның кешеләрне рухи сафландыру юнәлешендәге игелекле гамәлләре турында фикер алышу, киләчәккә төрле илләр мөселманнарының бергәләп эшләү мөмкинлекләрен тикшерү бара.
Шушындый симпозиумнар моңа кадәр 2000 һәм 2005 елларда Казанда оештырылган иде.