Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында вакф проекты буенча кафе ачылды

Вакф проекты булган «Рамазан» кафесыннан кергән табыш мөселманнарның һәм мәчет чыгымнары өчен тотылачак.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Узган ялларда Пенза өлкәсе, Городище районы Урта Әләзән авылында «Рамазан» мәчете каршында «Рамазан кафесы ачылды. «Рамазан» кафесы — вакф проекты, аңа җирле меценатларның берсе акча биргән. Бу кафедан кергән табыш мөселманнарның һәм мәчет чыгымнары өчен тотылачак. Бу хакта Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада мөфти Ислам хәзрәт Дашкин, авыл администрациясе башлыгы Рушан Гурдин, Городище мөхтәсибәте җитәкчесе Рифат хәзрәт Әбүзәров, Х. Д. Тенишева исемендәге мәдәни-агарту үзәге генераль директоры Рәшит Куряев, Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте имамнары катнашты.

«Борынгы заманнарда ук сәхәбәләр өммәткә керем чыганагы буларак мөселманнар өчен милек калдыра торган булган. Бу гореф-гадәт хәзер дә кулланыла. Алга таба да вакфлар институтын үстерергә кирәк. Алар дини институтларның тотрыклылыгын һәм эшләвен тәэмин итәчәк һәм мөселман җәмгыятенең проблемаларын хәл итәчәк», — диде Ислам хәзрәт. 

Ислам диненең асылы якыннарыңа мәхәббәт белән сугарылган булуы да исламда хәйрия һәм социаль эшчәнлекнең әһәмиятен аңлата. Социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен акча гына түгел, ә рухи ярдәм һәм кайгырту да кирәк. Мөселманнар өчен һәрвакытта да риясыз ярдәм итү, игелеклелек һәм үзара ярдәмләшү хас булды. Бу дөньяның теләсә нинди төбәгендәге ислам җәмгыяте өчен норма булып санала, диелә әлеге хәбәрдә.