«Хозур» нәшрият йорты нәфес авырулары һәм аларны дәвалау турында китап чыгарды

«Нафес бик мәкерле булганлыктан, шуңа да кеше аның ятьмәсенә ничек эләгүен сизми калырга мөмкин», диелә бу китапта.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Әбү Габдрахман Әс-Сүләминең «Нәфес хасталыклары һәм аларны дәвалау юллары» («Болезни нафса и пути их излечения») дип аталган китабын бастырды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Китапта йөрәк чирләре җентекләп карала, аларны дәвалау турында киңәшләр бирелә.

«Нафес бик мәкерле булганлыктан, шуңа да кеше аның ятьмәсенә ничек эләгүен сизми калырга мөмкин. Кеше тышкы яктан гыйбадәт кылуын дәвам итәргә дә мөмкин, ләкин эчке яктан дискомфорт, үз-үзеннән канәгатьсезлек хисләрен кичерә ала. Шуңа да карамастан, бу капкыннан чыгу юлы һәрвакыт бар; алар белән көрәшеп, җиңүче булып чыгарга мөмкин», диелә хәбәрдә.

Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга, заказ бирергә мөмкин.