Татарстанда журналистлар өчен «Динем — Ислам, милләтем — татар» бәйгесе дәвам итә

Бәйге Туган тел елына, татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә, шулай ук милли үзенчәлекләрне саклауда Исламның роленә җәлеп итү өчен үткәрелә.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Журналистлар өчен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән иҗади конкурс дәвам итә. Быелгы бәйгенең темасы — «Динем — Ислам, милләтем — татар». Эшләр быел 15 февральдән 30 сентябрьгә кадәр дөнья күргән булырга тиеш. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурс җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын Татарстанда игълан ителгән Туган тел елына, татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә, шулай ук милли үзенчәлекләрне саклауда Исламның роленә җәлеп итү өчен үткәрелә. Шулай итеп, оештыручылар журналистларны татар милләте вәкилләрендә милли үзаң тәрбияләргә, аларны туган телне һәм Ислам кыйммәтләрен өйрәнүгә өндәргә чакыра, диелә хәбәрдә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, бирелгән тема кысаларында 4 номинациядә иң яхшы иҗат эшләре ачыкланачак:

  • «Иң яхшы телевизион материал»,
  • «Иң яхшы радиорепортаж»,
  • «Матбугат чараларында иң яхшы мәкалә»,
  • «Иң яхшы интернет-язма». 

Һәр номинация буенча бер җиңүче һәм призерлар (II, III урыннар) билгеләнәчәк — аларга дипломнар һәм акчалата бүләк тапшырылачак: 

  • I урын — 50 000 сум,
  • II урын — 40 000 сум,
  • III урын — 30 000 сум. 

Конкурска татар яки рус телләрендә язылган журналист материаллары кабул ителә. Бер автор берничә номинация буенча катнаша ала. Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм материаллар 30 сентябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Тукай урамы, 38, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.