news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсендә Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм җыялар

Мәчет бинасында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен гыйбадәт заллары, конференц-зал һәм Төмән өлкәсе Диния назәрәтенең Ислам мәгърифәт үзәге уку аудиторияләре булачак.

Төмән өлкәсендә Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм җыялар
Владимир Васильев

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Төмән өлкәсе мөселманнарын берләштерү максатыннан төбәктә Җәмигъ мәчете төзеләчәк. Әлеге эштә теләге булган һәркем ярдәм күрсәтә ала. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Көнчыгыш монументаль стильдә проектлаштырылган зур комплекс «Эшчеләр бистәсе» территориясендә (Республика урамы башында) төзелә. Ул Төмән өлкәсенең иң зур мәчете була. Яңа Аллаһ йорты Себер мөселманнарының рухиятен, ата-бабаларыбызның васыятьләрен саклаучыларның бердәмлеген символлаштырачак, диелә бу хәбәрдә.

Мәчет бинасында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен гыйбадәт заллары, конференц-зал һәм Төмән өлкәсе Диния нәзарәтенең Ислам мәгърифәт үзәге уку аудиторияләре булачак. Мәчет төзелеше инициаторы - Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте.

Ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:

ИНН: 7203439653 КПП: 720301001

ОГРН: 1187232000603

Счет: 40703810767100000978

БИК: 047102651

Наименование банка: Западно – Сибирский банк ПАО Сбербанк

Кор. счет № 30101810800000000651

Акчаны Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте бухгалтериясе аша да күчереп була. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (3452) 63-15-53, 8 (3452) 63-15-54.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100