news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбе балаларны иҗади бәйгегә чакыра

Бәйге Корбан гаете бәйрәменә багышланган.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Саратов Җәмигъ мәчете каршындагы «Мәктәп» якшәмбе мәктәбе 5-14 яшьлек балалар өчен конкурс уздыра. Ул Корбан гаете бәйрәменә багышланган. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Конкурста катнашу өчен ислам һәм мөселманнарның төп тантанасына багышланган рәсемнәр, эшләнмәләр һәм шигырьләр кабул ителә.

Моның өчен балаларның иҗади эшләрен (рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре) һәм Instagram социаль челтәрендәге үз битенә шигырьләр уку видеоларын йөкләргә кирәк. Шул ук вакытта сезнең профиль ачык булырга тиеш.

Тәкъдим ителгән иҗат эшенә тасвирламада катнашучының фамилиясен һәм исемен, яшен һәм яшәү урынын күрсәтергә кирәк. Шулай ук #жду_Курбан бәйрәм хэштегын куярга онытмагыз.

Иҗади конкурс турында тулырак мәгълүматны Инстаграмдагы «Мәктәп» якшәмбе мәктәбе битендә белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100