news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә ислам дине нигезләрен өйрәнү буенча курс тәмамланды

Дәресләргә йөрүчеләр программаны тулысынча үзләштереп, таныклыклар алу бәхетенә иреште.

Ульяновск өлкәсендә ислам дине нигезләрен өйрәнү буенча курс тәмамланды
http://emetul73.ru.xsph.ru/

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). 2016 елда Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы бистәсенең «Сафия» мәчете карамагында ислам дине нигезләрен өйрәнү буенча курслар ачылган иде. Шуннан бирле дәресләр даими оештырыла. Мөгаллимә Асия ханым җитәкчелек иткән әлеге курслар төрле урыннарда хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан иманлы, тәртипле хатын-кызларны очраштырды.

Дәресләргә йөрүчеләр фикһ дәресләрендә тәһарәт, госел алу тәртипләрен, намаз уку кагыйдәләрен өйрәнде. Шуннан соң алар мәчеттә җәмәгать белән бик шатланып намазлар укый башладылар. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Шулай ук дини бәйрәмнәр уңаеннан — Кадер, Рәгаиб, Бәраәт кичәләрендә нәфел намазлары укыдылар, барчабыз өчен дә үрнәк булган Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) тормыш юлын, хәдисләрен өйрәнделәр, курс эшләре һәм рефератлар язды. Ә җәй көннәрендә сахрага чыгып, гыйбадәт кылдылар, тәмледән-тәмле ризыклар пешереп, бергәләп чәй эчтекләр.

Шушы көннәрдә генә уку-укыту программасын тулысынча үзләштереп, таныклыклар алу бәхетенә ирештеләр. Таныклыкларны мәчетнең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Азизов тапшырды.

Ә мөгаллимә Асия ханым матур, җылы сүзләрен, изге теләкләрен ирештереп, һәркайсына Коръәни-Кәрим китабын — Каләм шәрифнең мәгънәви тәрҗемәсен бүләк итте. Ул дини белем алучыларга гаиләләренә, бала-оныкларга җиткерү өстендә армый-талмый эшләргә һәм киләчәктә якыннарыбызны мәчет карамагындагы курсларга укырга алып килергә киңәш итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100