news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Төркия мәчетләрендә Казан мәктәбендә һәлак булганнар истәлегенә дога кылына

Дога кылуны Анталиянең Yuce мәчете имамы Хәсән Коч үткәрә, аны онлайн сәгать 16:00дә күзәтеп булачак.

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Анталиянең Yuce мәчетендә Казанның 175нче мәктәбендә атыш нәтиҗәсендә һәлак булганнарның рухына һәм яраланучыларның савыгуына дога укылачак. Бу хакта «Анталия татарлары» оешмасы рәисе Оксана Назарова хәбәр итте.

«Татарстандагы фаҗига безнең өчен дә кайгы. Бу хәлләрне белеп алу белән бер-беребезгә яза башладык, барыбыз да борчылдык. Анталиянең Yuce мәчете имамы Хәсән Коч (Hasan Koç) барлык һәлак булганнарның исемнәрен сорап алды», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Оксана Назарова әйтүенчә, дога кылу бүген 16:00дә башлана. Дога кылуны онлайн канал аша шушы сылтамадан карарга мөмкин. «Хәсән Кочның Татарстанда булганы бар. „Кош Шәриф мәчетендә намаз укыган идек. Ул-бу була калса, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, мөрәҗәгать итсеннәр“, — диде ул», — ди «Анталия татарлары» җитәкчесе.

Имам әйтүенчә, мәчеттә намазлар барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп укыла.

Моннан тыш, Анталиянең Cemile-yusuf delialioğlu мәчетендә һәм Истанбул шәһәренең берничә мәчетендә дә дога кылыначак. Анталия мәчетендә доганы имам Сөләйман Өзтекин (Suleyman Öztekin) укыячак. Шулай ук, Финляндиянең ислам җәмгыяте имамы Рамил хәзрәт Беляев әйтүенчә, алар кичә бәйрәм намазында вафат булганнарга дога кылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100