Республикакүләм ифтар үткәрелү уңаеннан матбугат конференциясе узачак

Республикакүләм ифтар 25 май көнне үткәрелә.

(Казан, 14 май, “Татар-информ”). 17 май көнне 13.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында VII Республикакүләм ифтар үткәрелү уңаеннан матбугат конференциясе узачак.

Журналистларның сорауларына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Казан Арена” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ридик Миңнәхмәтов, РФ Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе вице-президенты Радик Абдрахманов җавап бирәчәк.

  • Әлеге ифтар Россиядә үткәрелә торган ифтарларның иң зуры булып санала. Быел ул 25 май көнне 18.00 сәгатьтә “Казан Арена” стадионында узачак. Катнашучылар саны 15 мең кеше булыр дип көтелә.