Мәскәүнең "Рисаләт" дини җәмгыяте ифтарлар оештыра

"Катнашучыларны бай программа көтә", - дип хәбәр итә оештыручылар.

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Мәскәүнең "Рисаләт" дини җәмгыяте яшьләр өчен ифтарлар оештыра. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чираттагы ифтар 18 май көнне "Рисаләт" оешмасында үтәчәк.

"Катнашучыларны бай программа көтә", - дип хәбәр итә оештыручылар.

Тулырак мәгълүмат - @mro_risalyat Инстаграм аккаунтында.