Беренче Евразия Коръән укучылар бәйгесе Саратовта узачак

Бәйгедә Европа һәм Азиянең 11 иленнән, шулай ук Россиянең 12 төбәгеннән 30 Коръән-хафиз катнаша.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Рамазан ае башында Саратовта Беренче Евразия Коръән укучылар бәйгесе узачак, дип хәбәр итә Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Чараны Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зәйд бин Сабит» Коръән үзәге оештыра.

Бәйгедә Европа һәм Азиянең 11 иленнән, шулай ук Россиянең 12 төбәгеннән 30 Коръән-хафиз катнаша. 

Коръән укучылар бәйгесе ике этапта уза. Финалга килгән тамашачылар арасында хаҗга юллама уйнатылачак. 

Сайлап алу туры 19 майда үтәчәк, ә 20 майда Саратов үзәгендәге конференцияләр залында финалга үткән 10 коръәнхафиз чыгыш ясаячак.