Саратов Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбе дистанцион белем бирүгә күчте

Малайлар һәм кызлар якшәмбе мәктәбендә дин нигезләрен, гарәп телен, Изге Коръәнне төп нөсхәдә укырга өйрәнә, ислам этикасы белән таныша.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Карантин чараларына бәйле рәвештә, Саратов шәһәре Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбе күптән түгел дистанцион белем бирүгә күчте. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайты хәбәр итә.

«Без уку процессын туктатмаска, ә дәресләрне онлайн-режимына күчерергә карар кылдык. Баштарак кыенлыклар булса да, акрынлап ияләшә башладык. Укулар дәвам итә, дәресләр ял көннәрендә уза», - дип искәртте якшәмбе мәктәбе җитәкчесе Рөстәм хаҗи Әбделмәнов.

Якшәмбе мәктәбенең һәр мөгаллиме үз дәресен WhatsApp мессенджерындагы махсус төркемдә алып бара.

Укытучылар дистанцион белем бирүгә иҗади якын килергә тырыша. Әйтик, бер өй эше сыйфатында яшь мөселманнарга үзләре үткән материал буенча төзелгән кроссворд чишәргә тәкъдим иткәннәр.

Моңарчы Саратов якшәмбе мәктәбе «Мин Рамазанны көтәм» дигән темага иҗади бәйге игълан иткән иде. Ул Instagram социаль челтәрендә үткәрелә.

Малайлар һәм кызлар якшәмбе мәктәбендә дин нигезләрен, гарәп телен, Изге Коръәнне төп нөсхәдә укырга өйрәнә, ислам этикасы белән таныша. Биредә шулай ук иҗади остаханә эшли. Якшәмбе мәктәбендә дәресләр уеннар һәм әңгәмәләр рәвешендә үткәрелә, программаны тиз һәм нәтиҗәле үзләштерү өчен заманча материаллар файдаланыла.Мәктәпкә 5-15 яшьлек балалар йөри.