Уфада үзенчәлекле мәчет ачылды

Яңа Аллаһ йорты янында гына чиркәү дә үз ишекләрен ачты. Шулай итеп мөселманннарга да, православ динендәгеләргә дә бертигез шартлар булдырылды
(Уфа, 14 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфаның Шакша бистәсендәге 3нче санлы холык төзәтү колониясендә истәлекле вакыйга булды.
Биредә яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Аны биредә җәза үтүчеләр төзегән. Яңа Аллаһ йорты янында гына чиркәү дә үз ишекләрен ачты. Шулай итеп мөселманннарга да, православ динендәгеләргә дә бертигез шартлар булдырылды.
Ике Ходай йортын ачу тантанасына рәсми затлар да, дин әһелләре дә килде. Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин холык төзәтү колониясендә берьюлы ике конфессия вәкилләренә дә иман йорты ачылуны югары бәяләде. “Гомер юлында тайгак юлга басып, кырын гамәлләр кылган кешеләр үз язмышлары турында уйланыр, киләчәк тормышларында дөрес юлдан китәр өчен тиешле нәтиҗәләр ясар”, - дигән ышанычын белдерде ул.
Дин әһелләре мәчеткә дә, чиркәүгә дә бай дини китапханә тапшырды.
Берничә ел элек Салават шәһәрендәге колониядә дә мәчет белән чиркәү үз ишекләрен ачкан иде. Анда гарәп телен дә өйрәнергә, тиешле гыйбадәтләрне башкарырга да мөмкинлекләр тудырылган.