Ульяновскида Ислам мәдәният үзәге ачылды

Яңа гына ачылган Ислам мәдәният үзәгенә җомга намазына берничә дистә мөселман кардәшебез җыелды.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Ульяновскида Ислам мәдәният үзәге ачылды. Иллегә якын дин кардәшебез өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте карамагында эшләячәк әлеге үзәктә җыелып беренче тапкыр җомга намазын укыдылар. Бу турыда «Өмет» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте hәм татар милли-мәдәни мохтариятенең район советы җитәкчеләре милләттәшләребез күмәкләшеп яшәгән Засвияжьеда намаз уку бүлмәсе булдыру өчен бина бирүне сорап шәhәр хакимиятенә берничe мәртәбә хат юллады.

Шәhәр башлыгы Сергей Панчин 1нче февральдә «Строитель» культура йортында узган Татар теле hәм мәдәнияте көнендә чыгыш ясап, бу мәсьәләне тиз арада уңай хәл итәргә ышандырган иде. Һәм ул халыкка биргән вәгъдәсен үтәп, 18 февральдә 270 квадрат метр мәйданы булган бинаны аренда өчен түләтмәү шарты белән татар мохтарияте карамагына тапшыру турында карарга кул куйды.

Хәзер бу бинада Засвияжье районы мөселманнарының мәхәлләсе hәм татар мохтариятенең җирле бүлекчәсе урнашачак. Мөфтият карары нигезендә, мәхәлләнең имам-хатыйбы итеп Дамир хәзрәт Сатдинов билгеләнде. Ә мөәзин hәм азанчы вазифаларын Гакыйль ага Гатауллов башкара. Мәхәллә рәисе вазифалары Шәфикъ Иматдиновка йөкләнелде.

Яңа гына ачылган Ислам мәдәният үзәгенә җомга намазына берничә дистә мөселман кардәшебез җыелды. Сәҗдә кылу өчен сафка басучылар арасында яшьләрнең дә шактый булуы аеруча сөендерде.

Мәхәлләнең имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Сатдинов бинаны төзекләндерүдә ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ачылыш тантанасын оештыруда безгә спортның олимпиянеке булмаган милли төрләре буенча ассоциациясе башкарма директоры Сергей Лукьянов бик нык булышты, аңа да чиксез рәхмәтлебез, диде ул. Сергей Лукьянов үзенең чыгышында мәхәллә эшчәнлегендә уңышлар теләде.